top of page

Таныш булыйк!

     Мин, Нәҗмиева Гөлнар Ленар  кызы, 1977 нче елның 7 нче августында Мөслим районы Иске Карамалы авылында туганмын. Туган авылымда Күбәк урта мәктәбендә белем алдым. 1994 нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укуымны дәвам иттем. Хезмәт юлым Октябрь төп мәктәбендә башланды. Аннан соң Баек урта мәктәбе, Түреш башлангыч мәктәбендә тәҗрибә тупладым. Урау юллар мине, ниһаять,  2002 нче елда туган мәктәбемә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  итеп кайтарды. Бүгенге көндә дә әлеге уку йортында яраткан укучыларыма белем һәм тәрбия бирү белән шөгыльләнәм. 

     Үз фәнемне бик яратам. Балаларда да татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Шуңа күрә хезмәтемдә заманча технологияләрне, алдынгы педагоглар тәҗрибәсен бик теләп файдаланам. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентына һәм халык педагогикасына да таянам. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам.  

     Минем шәхси методик темам: “Укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү максатыннан, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект технологияләрен куллану”. Әлеге тема буенча методик әдәбият һәм яңалыклар белән даими танышып барам, семинарларда, төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә  тәҗрибә туплыйм, үзем дә чыгышлар ясыйм. Туплаган  тәҗрибәмне укучыларыма һәм коллегаларыма бик теләп тәкъдим итәм.

bottom of page